19 апреля 2021
26 апрель- Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел.Кайбыч авылы китапханәсендә "Без Тукайлы халык мәңгегә" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
05 апреля 2021
Балалар китабы көне уңаеннан балалар бакчасында кычкырып әкиятләр уку узды.
02 апреля 2021
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә "Китап күңел көзгесе" дигән темага әдәби сәгать узды.Китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар үзләренең иң яратып укый торган китаплары турында сөйләделәр.Халык әкиятләрен искә төшердек.
25 марта 2021
25 март -Татар шагыйре,публицист,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,ССРБ Язучылар берлеге әгзәсе,Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты,якташ язучы Әхмәт Рәшитнең тууына 85 ел. Шул уңайдан китапханәдә " Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
21 марта 2021
21 март- Бөтендөнья шигърият көненә карата шигьри сәгать узды. Китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.
18 марта 2021
18 мартта илебездә Крымның Россиягә кушылуына 7 ел. Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә 12 марттан "Крым-Россия навсегда"," Крым в произведениях классиков" дигән китап күргәзмәләре эшләде һәм күзәтү ясалды.
18 марта 2021
Участвовали в литературный акции "Стихи о Крыме"
12 марта 2021
12 март көнне 1 сыйныф укучылары белән "Китап- күңел көзгесе" дигән әдәби сәгать уздырдык.Китап укучының бурычлары,хокуклары, китапханәнең кагыйдәләре,китапларның урнашу тәртипләре белән таныштылар.
08 марта 2021
8 март хатын-кызлар көне уңаеннан Кайбыч авылы китапханәсенең китап укучы балалары үзләренең әниләре белән Республикакүләм "Мин горурланам" акциясенә кушылдылар.
03 марта 2021
Кайбыч авылы китапханәсе "Мин һәм минем китапханәм" дигән фото акциядә катнашты.
21 февраля 2021
21 февраль- Халыкара туган телләр көне. Шул уңайдан укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
18 февраля 2021
18 февраль-Кайбыч авылы китапханәсе Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан оештырылган "Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз" дигән төбәкара акциясенә кушылды
15 февраля 2021
15 февральдән 25 февральгә кадәр Кайбыч авылы китапханәсе "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге " елы уңаеннан Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районы үзәк китапханәсе уздырган "Сөйләшәм туган телемдә" әдәби марафонда катнашты.
11 февраля 2021
5 февраль көнне Кайбыч төп гомуми белем мәктәбендә китапханә белән берлектә "Халыклар дуслыгында Россия бердәмлеге" исемле тәрбия сәгате уздырылдыДәрестә укучыларга 2021 ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына туры китереп сораулар бирелде.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,видеоролик карадылар.Дәрес тынычлык кошы күгәрчен рәсемен ясау белән тәмамланды.
11 февраля 2021
6по 15 февраля Кайбицкая сельская библиотека приняла участие в 5 Межрегиональной акции "Читаем книги Нины Павловой". Инициатор акции является МБУК Красносулинского района "ЦБС" приурочена к 124 - летней годовщине со дня рождения учебного-биолога,детской писательницы Нины Павловой проведению в РФ Года науки и технологий.
07 февраля 2021
с 6 по 15 февраля Кайбицкая сельская библиотека приняла участие в Межрегиональной акции "Читаем Джалиля на разных языках" приуроченная к дню рождения татарского поэта-фронтовика М.Джалиля.
28 января 2021
28 гыйнвар көнне мәдәният йортында авыл җирлеге рәисенең еллык отчеты узды.Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы уңаеннан "Син туган тел аркылы","Толлерантность на книжный полке" дигән китап күргәзмәсе,"Татар халкының милли киемнәре" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм таныштырылды.
28 января 2021
с 25 января по 7 февраля Кайбицкая сельская библиотека приняла участие во 2 Всероссийской акции "Читаем о блокаде".
22 января 2021
2021 ел- Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан 2 сыйныф укучылары белән "Тел-милләтнең нигезе" дигән телдән журнал уздырылды. Укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Тел турында мәкальләр ,табышмаклар укыдык.Балалар шигырьләр сөйләделәр.Татар халкының милли киемнәре турында сөйләштек.Кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
21 января 2021
21 гыйнвар көнне күчмә китапханәдә(Ю.Наратбаш) сугыш чоры балалары белән батырлык сәгате узды. Хәтер китабына күзәтү ясадык,үзләренең балачакларын искә төшерделәр.Бу батырлык сәгате Холокост вакыйгаларына һәм Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан уздырылды.