24 мая 2017
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан җурналистларының "Бәллүр кәлам" бүләге иясе, Татарстан җурналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп, иҗат итүче Гөлсинә Галимуллинаның иҗатын яратучылар белән әдәби сәгать узды. Китапханәче, Г.Галимуллинаның кыскача биографиясе белән таныштырды. Авторның китапларына күзәтү ясалды. Китап укучылар укыган әсәрләре буенча фикерләр алыштылар."Илһамлы кәлам иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.
23 мая 2017
23 нче май көнне Кайбыч авылы китапханәсендә 1,3,4 сыйныф укучыларына (укытучылары Хәмидуллина М.М., Шарафутдинова Г.И.) экскурсия оештырылды.Закирова Р.Р. китап фонды белән таныштырды, "Нәрсә ул китап?"темасына библиографик дәрес үткәрде. Китап турында сөйләде,мәкальләр әйтелде.
16 мая 2017
16 май көнне Кайбыч авылы китапханәчесе,Кайбыч мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Умырзая" агитбригадасы,Ю.Наратбаш клубы җитәкчесе Хусаинова Р.М.,авыл җирлеге башлыгы Н.Абдрахманов белән берлектә "Авангард" агрофирмасына кергән "Маяк" бүлекчәсе кырларында чәчүчеләр янында булдык.Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур җырларын,китапханәче матур шигырьләрен бүләк иттеләр.Китапханәче Закирова Р.Р."Язгы чәчү ел туйдыра" темасы астында район яңалыклары белән таныштырды.
15 мая 2017
15 май көнне гаилә бәйрәме унаеннан китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре,авыл җирлеге башлыгы белән берлектә алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне котладык.Аларга матур сүзләр,җырлар бүләк иттек.Бүләкләр тапшырдык. Юбилярлар үзләренең гаилә тарихлары белән таныштырдылар ,гаиләдәге кызыклы хәлләрне сөйләп уздылар.
12 мая 2017
Китапханәче Закирова Р.Р. күчмә китапханәләрдә булып кайтты.Ю.Наратбаш авылында укучыларны республика яңалыклары белән таныштырды,ә балалар бакчасында йөрүче балалар белән кычкырып әкиятләр укыды.
09 мая 2017
8 май көнне мәктәп,мәдәният йорты,китапханә белән берлектә "Җиңү килде җирне нурга күмеп" дип исемләнгән Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган әдәби кичә уздырылды.Бу кичәгә сугыш,тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. "Үлемсез полк" акциясе узды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
25 апреля 2017
25 апрель көнне мәктәп белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Г.Тукайның кыскача биографиясе белән таныштырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Аннан 2 командага бүленеп ярыш оештырылды.Кроссворд чишү,укылган әсәрләргә иллюстрация ясау,инценировка күрсәтү, Г.Тукайның әкиятләрен пазллардан төзү һәм капитаннар ярышы.Кичәне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
20 апреля 2017
"Добрый Татарстан" "Мэрхэмэтле Татарстан" акциясе атналыгында Кайбыч авылы китапханәчесе инвалидларга,тыл ветераннарына кызыклы китаплар,газета-журналларны өйләренә илтеп,аларны кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар белән таныштырды.
04 апреля 2017
4 апрель көнне халыкара балалар китабы көне унаеннан китапханәдә "Балалар китабы сихри бер дөнья" дигән әдәби сәгать узды. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле,аның балачагы,әкиятләре белән таныштырылды. Китапханәдә шулай ук әкият китапларыннан торган "Яшәгән ди.булган ди" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
01 апреля 2017
1 апрель көнне Кайбыч авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән кошлар көненә карата "Кошларым,кошкайларым " дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Укучылар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр,табышмаклар әйттеләр. Хәрефләрдән кошлар исемнәрен төзеделәр. "Кошларым,кошкайларым" дигән китап күргәзмәсе дә куелды.
16 марта 2017
16март көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре,мәктәп укучылары ,китапханә белән берлектә "Нәүрүз,түргә уз!" дип исемләнгән кичә узды.
01 марта 2017
"Каурый каләм" шигърият сөючеләр клубының чираттагы утырышы узды.Яна кайткан китаплар белән таныштылар.
19 февраля 2017
18 февраль көнне китапханәдә 4 сыйныф укучылары белән "Тамчы шоу" интелектуаль уен уздырылды. Уен 4 турдан торды: 1 уен- "Сюрприз" (өй эше татар теле турында шигырь) 2 уен - "Переведи" 3 уен - "Тапкырларга сорау" 4 уен- язучының исемен һәм фамилиясен табарга."Сузлек бабайда кунакта" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Соңыннан "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
17 февраля 2017
17 февраль көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Мин татарча сөйләшәм" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды."Сүзлек бабайда кунакта" китап күргәзмәсе оештырылды. балалар ике командага бүленеп ярыштылар: сораулар бирелде, Бирелгән сүзләргә синоним,антоним яздылар, интелектуальбәйге- сораулар бирелде, Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр.Соңыннан жюри йомгак ясады, "Туган тел" жыры белән тәмамладык.
16 февраля 2017
"Батырлык дәресе". 13 нче февраль көнне Кайбыч төп гомуми белем мәктәбендә 6-9 сыйныф укучылары катнашында "Батырлык дәресе" үткәрелде. Бу дәрес 4 февраль 2002 елның канлы һәм онытылмас вакыйгасына багышланды. Кайбыч мәктәбен тәмамлаган Югары Наратбаш авылы егете Абдрахманов Шамил Садри улы, шушы вакыйганың корбаны булды. Шушы вакыйга корбаннарына багышланган "Герои нашего времени" китабы белән таныштылар. Китаплар күргәзмәсе дә оештырылды. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
14 февраля 2017
10 февраль 1 сыйныф уучылары белэн "Китаплар патшалыгы- Белем иленэ сэяхэт" библиографик дэрес уздырылды. Укучыларны китап белэн куллану кагыйдэлэрен ойрэту,китапка карата сакчыл караш тэрбиялэу,китап укучынын хокуклары һәм бурычлары ,китап тарихы белэн таныштырылды.
14 февраля 2017
2017 нче ел РФ да Экология,Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан китап кургәзмәсе оештырылды
06 февраля 2017
Был проведен урок-презентация на тему " Сталинградская битва", посвященный ко дню победы в Сталинградской битве. В конце урока были заданы вопросы. Потом искали в Книге Памяти имена односельчан, которые участвовали в этой битве.
09 октября 2015
Стартовал Республиканский конкурс на лучшую научную работу в области искусства среди студентов и молодых ученых образовательных организаций системы культуры и искусства РТ
07 октября 2015
Продолжается прием заявок на участие в Республиканском конкурсе чтецов поэзии Г.Р.Державина