Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Туган телем- изге гөлем, киңдер сиңа күңел түрем"

Укучыларда укуга, татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телгә, әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, 25 нче февральдә, 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары белән халыкара туган тел көненә багышланган  «Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем» дип аталган әдәби викторина- уен үткәрелде. Бу чараның беренче өлешендә укучыларга  милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында, презентация формасында, кыскача күзәтү бирелде. Икенче өлешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне яхшырак белүчене билгеләү өчен викторина сораулары тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында барлык катнашучы укучылар һәм  укытучылар  “Туган тел” җырын башкарды.