Эдэби кичэ "Ярты елга ин яхшы китап"
23 май көнне авыл китапханәсендә өлкәннәр белән "Ярты елга иң яхшы китап" диеп исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Ярты ел эчендә иң күп укылган китап итеп Зифа Кадырованың " Синсез килгән язлар " әсәре сайланды. Шул китап буенча әдәби кичә уткәрдем. Иң беренче итеп килгән кунакларны әсәрнең авторы белән кыскача таныштырып уздым. Авторның китапханәгэә кайткан башка китаплары турында да кыскача тукталып уздым. Соңыннан лидер китап "Синсез килгән язлар" әсәренә анализ ясадык, әсәрдән өзекләр укыдык. әсәрнең сәхнәләштерелгән юрамасын күрергә мөмкин булганлыгын әйттем. Кичә килгән кунакларга ошады, киләсе очрашулар тагын булсын дигән теләктә таралыштылар.