Туган як музеенда сәяхәткә " Музей -халык, милләт хәтере"
Кармыш авыл китапханәсе лагерьга йөрүче мәктәп балалары белән берлектә яңа гына үзем оештырган як тарихы музеенда сәяхәттә булдылар. Музейда элеккеге көнкүреш әйберләр: киемнәр, алъяпкычлар. сөлгеләр, агач савыт -саба. йорт җиһазлары, өй кирәк- яраклары һәм бик күп экспонатлар белән таныштылар. Күптән түгел генә оешып килүче бу музейга авыл халкы экспонатларында туплый башладым. Киләчәктә шунда мастер -класслар уздыру планлаштырып торам.