Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Литературный час, викторина " Тукай - безнең күңелләрдә"

  

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.26 апрельдә Кармыш авыл китапханәсендә  "Тукай -безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткэрде. Бу чарага “Еракта да якын, Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде.Кичәбезгэ 1-4 сыйныф укучылары һәм укытучылары  килде. Укучыларны Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырдым. Балалар “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар.Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.