Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

урок " Милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз"

  

Туган як,туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар. борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу-авылым кешеләренең милли тәрбиялелеген күрсәтә.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Китапханәдә китап күргәмәсе оештырдым “Милли йолалар- рухи байлык” дип исемләргә булдым.”Үткәнне өйрәнми торып,бүгенгене белеп булмый” диләр бит.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге белән милли йолалар турында тирән эчтәлекле, кызыклы мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена , авылымның милли йолаларыбызга битараф булмый яшәүче мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем.