Китапны тәкъдир итү кичәсе " Тарихларда - калган батырлык"
23 нче январь көнне Кармыш авыл мәдәният йортында , китапханә белән берлектә Дамир Тазиевның " Кармыш яугирлары- тарихларда калган батырлык" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Читтән күп кенә язучылар,кунаклар чакырылган иде , автор үзенең ничек мәгълүмәтләр табуы турында сөйләп узды, районнан килгән кунаклар котлавы, китаптан өзекләр укылды, укытучылар, укучылар үзләре әзерләгән куренештә катнаштылар. Китапханә әзерләгән " Олуг хезмәт белән данлау кирәк. тугры хезмәт иткән каләмне" дип исемләнгән китап күргәзмзсе, үзәкләштерелгән китапханә әзерләгән "Автор" турында, "Тамырларым синдә. Саклыгым", " Шау чәчәкле болынлыкта- Әшәлчем" дип исемләнгән стенд белән килгән кунакларны таныштырып тордык. Кичә бик җанлы, кызыклы узды, барлык килгән кунаклар , авторга уздырылган кичә эчен рәхмәтләрен җиткерделәр