Верхнечегодайская сельская библиотека фил. 5

Китапханә турында

Югары Чегодай авылы китапханәсе тарихы. 
     Һәр авылнын үз тарихы булган кебек безнен китапханәнең дә үз тарихы бар. Югары Чегодай авылында иске мәчет бинасында “Уку йорты” урнашкан була. Зур булмаган, салкын, карангы булмә булуына карамастан китап укучылар күп җыела, һәр вакыт төрледән – төрле чаралар, әңгәмәләр оештырыла. Китап кургәзмәләре ясыйлар, стенгазеталар чыгаралар, әдәби кичәләр үткәрәләр, радио, пластинкалар тыңлыйлар, В.И. Ленин турында доклад сөйлилэр. 
     1973 нче елда кирпечтэн яңа мәдәният йорты төзелеп, кулланышка тапшырылгач бер булмәсе китапханә өчен бирелә. Китапханә мөдире вазифасын Тәскирә апа Мусина башкара. Ул ике эшне алып бара: клуб мөдире һәм китапханәче булып эшли. Китапханә фонды бик ярлы, әдәби матур әсәрләр бик аз булсада, китап укучылар күп йөри. Китап укыйлар, төрле кичәләр үткәрәләр. Тәскирә апа яхшы эшләгәне өчен мактау грамотасы белән буләкләнә. 
     1978 нче елдан Тәскирә апа үзенең эшен Галеева Мәдинәгә тапшыра. Ул узенең 1978- 1985 нче елга хатле эшләгән вакытында үзен гел яхшы яктан курсәтә. Мәдәният эшчеләре белән бергә төрле бәйрәмнәр, чаралар уткәрәләр. Урып – җыю вакытында кырларда, фермада сыер савучылар каршында чыгыш ясыйлар. Китапханәдә төрле китап кургәзмәләре, кузәтүләр, очрашулар, кычкырып китап укулар, әдәби кичәләр уткәрә. Авылда үткән барлык күмәк чараларда актив катнаша. Яхшы эшләгәне өчен мактау грамоталары белән буләкләнә. 
     1979 нчы елда Чирмешән районынын үзәк китапханәсенең 5 филиалы дип исәпләнә башлый. Яңа китаплар Чирмешән үзәк китапханәсеннән килә башлый. Китапханә әледән-әле яңартылып тора. 
     1985-2003 елларда эшләгән китапханәчеләр: Фаварисова Әльфинур, Салихова Лилия, Сальманова Фәйрүзә. 
    2003 елдан китапханәче булып Югары Чегодай авылы китапханәсендә Гафурова Алсу Харисовна эшли башлый. Китапханә мәдәният йорты, мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Үз эшен зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара. Китапханәгә китап укучыларны тарту максатыннан мавыктыргыч, кызыклы чаралар уткәрә. 
     Китапханәнең төп юнәлеше – китап сөючеләргә әдәбиятны, әдәбият аша халкыбызнын гореф гадәтләрен, тарихына карата кызыксыну уяту. Китапханәдә “Авылым тарихыннан” дигән музей почмак эшләп килә. Анда авыл халкының үткәнен чагылдырган экспонатлар тупланган. Хәзергесе вакытта 25 ләп экспонат санала. Бүгенге көндә Югары Чегодай авылында 223 кеше. Китап фонды – 7200 исәпләнә. 
     Китапханәдә сугыш - патриотик темалары буенча куп эшләр эшләнелде. Жинунен 70 еллык юбилеена китап кургәзмәләре эшләде, “Безнен ветераннар”дигән альбом төзедек, ветераннар белэн “Сугыш хәтирәләре” дип аталган темага очрашулар үткәрелде. “Сугыш турында китап укы” дигән акциядә катнаштык. 
     Туган ягыбыз табигатенә, туган жир белэн горурлану хисе уяту унаеннан “Парк һәм скверлар” елында китапханәдә экологик тәрбия алып барылды. Памятник тирәләрен, урамнарны, юл кырыйларын җыештырдык. “Авылыбыз чишмәләре” дигән альбом төзедек. Балалар белән “Табигатьне саклыйбыз”, “Безнен кунелле экопоезд” дигән викториналар уткәрдек. Җәй көне табигать кочагына экскурсияләргә бардык. Әйләнә-тирә мохитне саклау турында әнгәмә оештырдык. Табигатьне саклау буенча төрле акцияләрдэ катнаштык. 
“Язгы шәфкатьлелек атнасы”, “Көзге шәфкатьлелек атнасы” акцияләренә актив катнаштык. 
     Еллар үтә тора китапханә китап укучылар белән тыгыз элемтәдә торуын дәвам итә. Бүгенге көндә китапханәдә локаль компьютер челтәре бар.