"Тынычлык һәм дуслык кадерле" толерантлык дәресе
Иске Кади авылы китапханәсе балаларны толерантлык рухында, башка кешеләрнең хокукларын һәм иреген хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбияләү максатыннан 2 сентябрь 12.00 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары белән мәктәптә “Тынычлык һәм дуслык кадерле” толерантлык дәресе уздырылды.Дәрестә “Көч биргән дә безгә чын дуслык” китаплар күргәзмәсе, дуслык һәм тынычлык турында әйтемнәр, мәкальләр, викторина , электрон презентация тәкъдим ителде.Укучылар белән игелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, милләтләр дуслыгы, сабырлык төшенчәләрен ничек аңлаулары турында дәрескә нәтиҗә ясалды. Дәресебез Ә.Ерикәйнең “Дуслык турындагы җыры” белән тәмамланды:
Үстергән дә безне-чын дуслык,
Көч биргән дә безгә- чын дуслык,
Дуслык булса яшәү гомергә
Бөтен җир шарында –тынычлык .