Жину язы килде жиргэ
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
9 май көнне Иске Абдул авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Җиңү һәрберебезнең йөрәгендә яши! " дигән тантаналы митинг узачак."совет халкының фашист Германиясен җиңүе көненә багышланган. Митингка тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, укытучылар, мәктәп укучылары, җирле хакимият вәкилләре, җирле хуҗалык җитәкчеләре чакырылган. Бу бәйрәмнең үзенчәлеге «Үлемсез полк»булды. Үлемсез полк сафларында батырлык истәлеген саклаучы олылар һәм балалар янәшә басып торалар. Традиция буенча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориалына веноклар, чәчәкләр салыначак.