Семекеевская сельская библиотека - филиал № 29

Мәхәббәт җырчысы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Гатауллинга 85 яшь тула. 40 елдан артык иҗат эшчәнлеге дәверендә Гаташ ике дистәгә якын шигъри китап чыгарган. Аның әсәрләре Азәрбайҗан, Латыш, Литва, Төрек, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Ул газәл һәм рубаи жанр формаларын яңа эчтәлек һәм яңгыраш белән баетып, хәзерге татар поэзиясендә яңарта һәм дәвам итә. Язучының юбилеена Сәмәкәй авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылачак.