Тукай-Шигърият чишмәсе.
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп кала. Татар халкының Бөек шагыйренә тормышында нибары 27 яшь кенә булган. Ул кыска, ләкин иҗади яну белән тулы юл үтте.Җиде елдан аз гына артыграк иҗат итү дәверендә ул йөзләрчә шигырь, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат иткән.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Сәмәкәй авыл китапханәсендә әдәби сәгать үткәрәбез. Балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырырбыз. Китапханәдә аның " Тукай дөньясына сәяхәт»исемле китапларыннан күргәзмә оештырачакбыз. Чара азагында яраткан шигырьләребезне– «Туган тел», «Кубәләкә», « Карлугач» шигырьләрен һәм поэма-әкиятләрне укыячакбыз.