Челтер чишмә суың шифа
Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан 21август көнне Яңа Бүләк авылы китапханәчесе “Шәмсегаян абыстай” чишмәсенә экскурсия оештырды
Балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан 21август көнне Яңа Бүләк авылы китапханәчесе “Шәмсегаян абыстай” чишмәсенә экскурсия оештырды
13июнь көнне танылган язучы, тәрҗемәче Гәрәфи Хәсәновның тууына 100ел тулды. Гәрәфи Хәсәнов – табигать җырчысы.Китап укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан чыгып, “Гәрәфи Хәсәнов – табигать җырчысы “ дип аталган танып белү чарасы уздырдык
19 нчы май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан “Сәйлән” балалар бакчасы коллективы белән берлектә мәгълүмат сәгате уздырдык. Чараның максаты- нәниләребезне балалар өчен чыга торган газета- журналлар, андагы кызыклы материаллар белән таныштыру иде.
26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Тукай исеме- бөек исем” дип аталган мәдәни чара үздырдык
23 апрель көнне “Сәйлән” балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме үтте
Яңа Бүләк авылы җирлегендә бай эчтәлекле шәҗәрә бәйрәме узды. Безнең Яңа Бүләк авылы бик борынгы авыл түгел, аңа нибары ХХнче гасырда, төгәлрәк әйтсәк 1927нче елда гына нигез салына. Авылыбызга беренчеләрдән булып улы Фәсхетдин белән Сагетдинов Сагетдин килеп урнашкан.
Илһам ага Шакировның туган көне уңаеннан “Сәйлән” балалар бакчасына йөрүче нәниләр тәрбиячеләр белән берлектә музейга килделәр
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан мәктәптә “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән батырлык сәгате узды.
Татар халык әкиятләре, аларның кеше тормышындагы ролен тирәнтен өйрәнү максатыннан китапханәдә “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды
Яңа Бүләк авылы мәктәбендә узган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу тирән эчтәлекле һәм кызыклы булды.
“Түбәтәй”сүзе төрек телендә “түбе” , “өс, түбә”дигәнне аңлата. Балаларны түбәтәйнең тарихы, формалары, төрләре, бизәлеше белән якыннан таныштыру максатыннан китапханәдә “Татар милли баш киеме – түбәтәй” дип аталган танып белү сәгате үтте.
Озын кунычлы күн аяк киеменең киң таралган төре – читек. “Читек” сүзе чигелгән итек мәгънәсеннән алынган. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында элек –электән дан тоткан. Балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе, читекләрнең төре, бизәлеше белән тирәнтен таныштыру максатыннан китапханәдә “Татар халык киеме - читек” дип аталган чара узды.
Укучыларны татар халык авыз иҗаты белән тирәнтен таныштыру максатыннан китапханәдә “Татар фольклорының байлыгы” дип аталган чара узды. Балалар татар халык әкиятләреннән өзекләр укыдылар, мәкальләрен, әйтемнәрен искә төшерделәр.
26 сентябрь көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсендә Бөтендөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды.
Милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне саклау, киләчәк буынга тапшыру максатыннан «Сәйлән» балалар бакчасында матур чара узды. Китапханәче балаларга татар халкының гореф –гадәтләре, уеннары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
15 сентябрьдә татар язучысы, хикәяләр һәм әкиятләр җыентыклары авторы Абдулла Алишның тууына 112 ел тулды. А. Алишның әкиятләре белән тирәнтен таныштыру максатыннан китапханәдә “Язучы да Алиш, батыр да” дип аталган чара узды.
Балаларда кече яшьтән үк китап укыга омтылыш, китапларга карата сак караш тәрбияләү максатыннан “Сәйлән” балалар бакчасында “Балалар һәм китаплар” дип аталган чара уздырдык.
Күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 85ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Күренекле татар шагыйре, прозаик, драматург һәм публицист Нәби Дәүлинең тууына 110 ел
Татар халык йолаларын саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру максатыннан балалар өчен токмач кисү буенча мастер - класс оештырдык.