Татарча диктант
Яна Бүләк авылы китапханәсе унберенче тапкыр уздырылучы Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел “Татар дөньясында Габдулла Тукай елы” дип игълан ителү сәбәпле, быелгы масштаблы чара бөек шагыйребезнең тууына 140 еллык юбилеена багышланган иде. Татарча диктант язу мәйданчыгы Яна Бүләк гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Бу чарада татар теленә битараф булмаучылар, татар теле буенча үзләренең белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр, укучылар катнашты. Катнашучылар Габдулла Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек яздылар.