Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай исеме - бөек исем

Габдулла Тукай-татар әдәбиятының иң якты йолдызларының берсе.  Аның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган. Нәкъ менә Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан һәм тууына 140 ел тулу уңаеннан китапханәдә балалар өчен квест – уен оештырылды. Чара Г.Тукайның иҗатына, тормыш юлына багышланган кызыклы фактларны искә төшерүдән башланды. Катнашучылар, төрле тукталышлар үтеп, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп башкардылар, табышмаклар аша аның әкиятләрен, әкият геройларын белделәр, әсәрләр буенча пазллар җыйдылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Уеныбыз татар халкының гимнына әйләнгән Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.