Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай рухы яши күңелләрдә

Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. Ул бу дөньяда бик аз гына яшәсә дә үзеннән соң бай мирас калдырды. Китапханәдә Г. Тукайның тууына 140 ел тулу унаеннан "Тукай рухы яши күңелләрдә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар һәм фотолар белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә, шулай ук, Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр һәм кул эшләре белән дә танышырга мөмкин. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.