Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Көз - ул муллык

Башлангыч класс укучылары янәдән китапханәгә сәяхәт кылдылар. Ә бүген аларны көз кунагы-Сөмбелә каршы алды. Бу юлы Сөмбелә балаларга бик күп уен – ярышлар әзерләгән иде.   Укучылар һәр уенда теләп һәм актив катнаштылар, көз, көзге уңыш турында матур итеп шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр, табышмакларның җавапларын  таптылар. Бәйрәм ахырында Сөмбелә балаларны тәмле җимешләр белән сыйлады, татлы призлар өләште.