Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тату гаилә - бәхет оясы

Гаилә ул – һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаиләдә җаваплылык, кайгыртучанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек хисләр тәрбияләнә. 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә авылыбызның үрнәк гаиләләреннән берсе Әхмәтҗановлар гаиләсе белән очрашу булды. Китапханәче презентация ярдәмендә аларның балачагы, яшьлек еллары, тормыш юлы белән таныштырды. Әхмәтҗановлар  бәйрәмебез кунакларын әлеге бәйрәм белән тәбрик иттеп, “Капка төбе” күренешен сәхнәләштерделәр, гаиләдә дус һәм тату яшәү серләре белән уртаклаштылар. Чара матур шигырьләр, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Әлеге чарага гаилә темасына китаплар, цитаталар куелды, гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде.