“Гәрәй Рәхим-чын исеме - Гөргөри”
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулу уңаеннан Күзкәй авыл китапханәсендә “Гәрәй Рәхим-чын исеме - Гөргөри” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылган китаплары, аның иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган журналлар урын ала. Шул уңайдан 15 нче июль көнне китап күргәзмәсенә күзәтү оештырыла. Рәхим итегез дуслар!