Тыл батырларын барлыйбыз
#БиюрганскоеСП #Труженикитыла#Детивойны#76летПобеде#Тукаевскийрайон
#ТукаевскаяЦБС#Советветеранов#Биюрганскаябиблиотека
#МФЦАкчарлак#76летиеВеликойПобеды#Поздравлениетыловиков
#БөекҖиңүнең76еллыгы#СднемПобеды
Бөек Җиңүнең 76 еллык бәйрәме якынлашып килә. 4 ел буе дәвам иткән дәһшәтле сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк.
Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Алар Җиңүне якынайттылар. Һәм бүген, дистәләрчә еллар узгач, аларның һәркайсының шәхси батырлыгын искә алабыз.
Шул уңайдан без- Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты председателе Гөлүзә Гаязовна җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре,социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр тыл ветераннарының хәлләрен белештек.
Колыш авылында гомер кичерүче Фаянур апа Ханнанова , Хәлимә апа Зайдиева,Мулланур абый Шаһелгәрәев, Әлфия апа Шәмсетдинова,Туерадан- Шәмгиҗиһан апа Салихова, Таулардан -Фәүзия апа Сәлимова,Боерганнан-Тәзкирә апа Хаҗиева, Бәдәр апа Минһаҗева, Тәгъзимә апа Әхмәтоваларның якты йөзләре,тәмле тел белән илгә-көнгә тынычлык теләп ,күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен сәйләндәй матур итеп тезеп җиткерүләре безнең күңелләргә май булып ятты.Алар Республика Президентына, район башлыгы Ф.М.Камаевка, район һәм авыл җирлеге депутаты , авылдашыбыз- Әлфир Мулланур улы Маннановка күчтәнәчләре өчен олы рәхмәтләрен әйттеләр.Хөрмәтле ветераннарыбызга сәламәтлек, хәерле гомер телибез