Туган телем-Тукай теле.
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Тукай белем алырга тырышуның кирәклеген һәм шул ук вакытта аның авыр хезмәт икәнен дә әйтә, хезмәт һәм белем аша тормышны дөрес аңларга чакыра. Габдуллага югары уку йортларында уку бәхете эләкмәгән, ләкин ул бик тырыш, зирәк шәкерт булган, кулына килеп эләккән һәр китапны йотлыгып укыган, үзлегеннән көнчыгыш һәм Европа әдәбияты белән танышкан, Җаектагы укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин да аңа ныклы белем биргән.
Әйе, Габдулла Тукайның әсәрләре туган илне, туган телне, халкыбызны яратырга, эш сөяргә, аң-белемгә омтылырга, табигатькә мәхәббәт аша кешелекле булырга, гадел һәм намуслы булырга чакыра. Ул күтәргән проблемалар бүген дә әһәмиятен югалтмый, игътибар үзәгендә тора. Бүген дә без Тукайның әсәрләрен яратып укыйбыз, аның бөеклеген таныйбыз. Тукай – халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул – чын мәгънәсендә халыкның үз улы. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX гасыр да «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, безнең гасырда калалар. Бу – шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.