Мрясовская сельская библиотека - филиал № 11

"Тукай - безнең күңелләрдә"

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 140 еллыгы уңаеннан, күп кенә чаралар уздырдык. "Салават күпере" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар,китапханәче, тәрбияче белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре укылды, Тукайга багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?" уенында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр.