"Җиңү бәйрәме!"
Мерәс авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Сафина Резеда Хәсият кызы,Сәйдәш исемендәге хуҗалык җитәкчесе Сафин Марат Тәлгатъ улы,килгән кунакларны, митингта катнашучыларны әлеге искиткеч бәйрәм белән котладылар.
Мерәс авыл китапханәчесе, "Рәйхан" үзешчәннәр коллективы,башлангыч мәктәп укучылары, балалар бакчасы коллективы чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истэлегенэ бер минутлык тынлык игълан ителде , һәйкәлгэ веноклар салынды.