Мрясовская сельская библиотека - филиал № 11

Солдатта булган диләр!

- Язгы - көзге чакырылыш җитү белән авылларда яшь егетләрне озату мәшәкатьләре башлана.  Безнең егетләребез  илебезне саклау өчен утка да, суга да керергә әзер. Авылыбызның  лачыннары Габидуллин Ислам Фәргат улы , Торнаташ авылыннан Миннемухаметов Булат Марс улы туган илебез сагына хезмәт итәргә китте. Без бу егетләребез белән чиксез горурланабыз, аларны бик яратабыз һәм исән-имин туган авылыбызга әйләнеп кайтуларын телибез. Армиягә китүче  егетләребезне котларга дип хуҗалыгыбыз җитәкчесе Сафин М. Т., җирле үзидарә башлыгы Сафина Р. Х.,дуслары, туганнары килде. Аларның һәрберсе егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Матур теләкләр җыр-моң биюләр белән дәвам  итте.