Центральная библиотека

Соббух Сабирҗановның «Дөнья ямьле» китабын тәкъдир итү кичәсе

Сарман үзәк китапханәсендә Соббух Сабирҗановның «Дөнья ямьле» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чараны әйдәп баручы китапханәче Гарифуллина Рәзинә Мәснәви кызы алып барды.Кичә барышында авторның тормышы һәм иҗатына күзтү ясалды, китапханәчеләр укыган шигырьләр яңгырады.
Сәламләү сүзе һәм Соббух ага турындагы истәлекләр белән район ветераннар советы рәисе А.М. Харисов чыгыш ясады, авторның мәдәниятне үстерүгә һәм милли традицияләрне саклауга керткән өлешен билгеләп үтте.
Программада «Сарман таңнары» әдәби клубы әгъзаларының чыгышлары аерым урын алды: алар үзләренең шигырьләрен сөйләп кенә калмадылар, туган ягыбызга багышланган җыр да башкардылар.
Китапханәчеләр М.Гыйләҗевның «Казан егетләре» әсәре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Кичәнең кульминациясе авторның олы кызы Сәрия апаның әтисе һәм аның иҗат юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашуы булды.
Китапханә директоры Л.Г. Афзалетдинова мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өчен мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклап, барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чара ихлас күңелдән, әдәби традицияләргә хөрмәт һәм туган телгә мәхәббәт атмосферасында узды, барлык катнашучыларда якты тәэсирләр һәм мондый китап бәйрәмнәрендә кабат очрашу теләге калдырды.