Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Обзорпериодики

Китапханәдә газета-журнал материалларын укучыларга җиткерү максаты белән вакытлы матбугат белән танышу сәгате үтте. Китапханәче китапханәдә нинди газета-журналлар табып булуы, һәр журналның билгеле бер теманы чагылдырган үз рубрикалары булуы турында сөйләде. Китап укучылар игътибарына Татарстанның «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Татарстан», «Сәхнә», «Чаян»журналлары тәкъдим ителде. Укучылар газета-журналларның тиражлары, рубрикалары белән таныштылар, кызыклы мәкаләләрне, шигырьләрне кычкырып укыдылар. Һәркем үзе өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә файдалы мәгълүмат таба алды.