«Әкият белән бергә коррупциягә каршы»

Бүген коррупция-җәмгыятьнең иң кискен проблемаларының берсе. Һәм һәрвакыт бу олы темага бала күзлегеннән карау кызык. Барысы да гадел яшәргә кирәклеген белә, һәм балага коррупциянең нәрсә икәнен аңлатуы кыенрак. Үсеп килүче буынга коррупциягә каршы тәрбия бирү чаралары кысаларында авыл китапханәсендә «Әкият белән бергә коррупциягә каршы» исемле мәгълүмат сәгате үтте. «Коррупция» төшенчәсе һәм аның нәтиҗәләре темасын ачу өчен балалар рольләр буенча «Теремкәй» әкиятен яңача укыдылар. Соңыннан укыганнар турында фикер алышу булды.