#Неделядетскойкниги




Балалар китабы атналыгы кысаларында бүген китапханәдә балалар әкият сукмаклары буйлап мавыктыргыч танып-белү сәяхәтенә чыктылар. Чараның үзенчәлекле өлеше булып әкият геройлары – Төлке һәм Аюның пәйда булуы булды. Алар кызыклы уеннар үткәрделәр, балалар белән бергә искиткеч әкиятләрне искә төшерделәр, гаҗәеп халык авыз иҗаты дөньясына чумдылар. Бу әдәби уен үз белемнәреңне гомумиләштерергә, вакытны күңелле, файдалы үткәрергә һәм, әлбәттә, төрле әкиятләр турында күп яңалыклар белергә ярдәм итте.