Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Апрель җитсә исемеңне җырына куша тургай...”

Әдәби караоке — ул музыкаль бизәлеш астында үтүче шигырь укучылар бәйгесе. Караокеда без җырны музыкаль бизәлеш белән башкарган кебек, әдәби караокеда да музыка яңгырый, һәм без шигырьләр укыйбыз. 23 апрель көнне китапханәдә татар шагыйре Габдулла Тукай тууының 140 еллыгына багышланган “Апрель җитсә исемеңне җырына куша тургай...” диеп исемләнгән әдәби караоке - шигырь укучылар бәйгесе үтте. Чарада катнашучылар шулай ук шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән дә таныштырылды.