Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24

«Гаилә бердәмлеге - бәхет нигезе»

Газизуллин Игорь Булат улы — Махсус хәрби операциядә катнашкан, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән сугышчы. Кырыс сынаулар вакытында батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, дәүләт бүләге — «За отвагу» медале белән бүләкләнде. Сугыш кырында яраланып, хәзерге вакытта тернәкләнү процессы үтә. Авыр сынауларга карамастан, рухы сынмаган, тормышны яратучан булып кала белгән герой. Яралануга карамастан, актив тормыш алып бара, җирле үзидарә , китапханә, мәктәптә уздырылган күп санлы чараларда даими катнаша. Гаилә — тормышның нигезе, һәркемнең иң кадерле урыны. Газизуллин Игорь Булат улы — өч баланың атасы. Тормыш иптәше Рәмзия ханым белән алар гаилә учагын саклыйлар, балаларына намуслы, батыр һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр.
15 май — Халыкара гаилә көне уңаеннан, Игорь Булат улы, Сезне, шулай ук сезнең гаиләгезне — хөрмәтле Рәмзия ханымны һәм өч балагызны — Гаилә көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез — Ватан сакчысы, батыр сугышчы, кайгыртучан әти. Китапханә чараларында катнашып, сез үзегезнең белемгә омтылышыгызны, актив тормыш позициягезне күрсәтәсез. Бу — бик тә хөрмәткә лаек!
Сезгә тизрәк савыгу, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч күк йөзе телибез. Рәмзия ханымга зур рәхмәт — ул сезнең ышанычлы терәгегез.
Бәйрәм белән, хөрмәтле Газизуллиннар гаиләсе!