Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24

«СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ»

«СОЛДАТ ХАТИРӘЛӘРЕ»– очрашу-кичә. 11 апрель көнне Татшуган авыл китапханәсендә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында узган «Солдат хатирәләре» очрашу-кичәсе чын мәгънәсендә күңелләргә үтеп керде. Чарада авыл җирлеге башлыгы М.Ш.Хаертдинов, авылдашлар, авыл яшьләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Алар Әфганстан, Чечен сугышларын һәм махсус хәрби операция сынауларын үткән сугышчылар белән очрашты. Ветераннар үзләренең хәрби юллары турында сөйләгәндә, залда утыручылар тын да алмый тыңладылар. Ветераннар сугыш кырындагы кичерешләре, югалту ачысы, солдат дуслыгы һәм җиңү шатлыклары турында тетрәндергеч истәлекләр белән уртаклаштылар. Әфган сугышы ветераннары сугыш кырында күргән- кичергәннәрен сөйләгәндә, шул вакытларны күзалдыннан үткәрделәр. Хәтта күзләренә яшь тамчылыры бәреп чыкты. «Әфган җиреннән соңгы солдат атлап чыкты диләр, ә мин носилкада чыктым» – дип сүзен тәмамлады Әфган сугышы ветераны Солтанов Фәнис абый. МХО ветераны исә – «Бүгенге сугыш элеккеләрдән аерылып тора, анда техника, дроннар һәм глобаль куркыныч өстенлек итә» – дип, үзе күргән чынбарлыкны тасвирлады. «Солдат хатирәләре» чарасы ветераннарыбызга гына түгел, залда утырган һәркем өчен дә дулкынландыргыч булды. Яшь буын вәкилләре ветераннарга рәхмәт сүзләрен ирештерде, аларның батырлыклары онытылмаячагын белдерде. Очрашу ахырында һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Очрашуыбызның икенче өлешендә МХО да батырларча һаләк булган авылдашларыбызны һәм бүгенге көндә арабыздан инде бакыйлыкка күчкән, тән җәрәхәте генә түгел, күңел яралары дә эзсез узмаган Әфган ветераннарын искә алып, догалар укып, чәчәкләр салып зиярат кылдык.