Актюбинская поселковая библиотека

Экология дәресе

     3 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Планетаны бергә саклыйк! " дигән экология дәресе үтте. Дәрес барышында балалар табигатьне саклауның мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балалар әйләнә-тирә мохитнең пычрануы һәм климатның үзгәрүе кебек глобаль экологик куркынычлар, шулай ук планетага ярдәм итү өчен һәрберебез нинди адымнар ясый алуы турында белделәр. Балалар уникаль экосистемаларны сакларга һәм аларның нәзберек балансын сакларга кирәклеге турында сөйләделәр .Дәрес иҗат белән тәмамланды: балалар бергәләп безнең уртак йортыбыз — Җиргә багышланган зур аппликация булдырдылар һәм аны йөрәк кушканча бизәделәр.