«Тукайны бергә укыйбыз»
Актүбә китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергә укыйбыз»акциясендә катнаша. Чара кысаларында язылучылар Г.Тукайның «Су анасы»әсәрен тыңладылар. Әлеге вакыйга танылган авторның иҗатын киң аудитория арасында популярлаштыруга, милли әдәбият мирасына игътибарны җәлеп итүгә һәм Рәсәй халыкларының мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән мөһим мәдәни акция булып тора.