«Журнал патшалыгын ачабыз»
Китапханәдә журналлар дөньясы белән танышуга багышланган «Вакытлы мәтбугат сәгате» булды. Яшь укучылар заманча технологияләр һәм робототехникадан алып ерак космос тематикадагы басмаларны зур кызыксыну белән өйрәнделәр. Очрашу барышында балалар матур битләрне ачып кына калмадылар, күп кенә кызыклы фактларны да белделәр, үзләренең белемнәрен арттырдылар.