«Ризаэддин Фәхреддинның нәсыйхәте»
Очрашуда укучылар күренекле фикер иясе, тарихчы һәм мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин мирасы белән таныштылар. Игътибар үзәгендә-аның гыйбарәтле хезмәтләре, аларда автор әхлак, тәрбия, белем һәм рухи кыйммәтләрнең кеше тормышындагы роле турында уйлана.Чара барышында Фәхреддиннең нинди темалар һәм сорауларны кеше һәм җәмгыять өчен иң мөһим дип санавы, аның үгет-нәсыйхәтләренең төп фикере нәрсәдән гыйбарәт булуы һәм алар заман рухын ничек чагылдыруы, Фәхреддиннең фикерләре һәм киңәшләре бүгенге укучыга ничек файдалы булуы турында белделәр. Укучылар Ризаэддин Фәхреддин китапларының тирән мәгънәсен ачтылар һәм аларда тормыштагы мөһим сорауларга җаваплар таптылар!