«Китапханә белән танышу»
Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, ничек язылырга, «абонемент» һәм «уку залы» нәрсә ул һәм алар нәрсә белән аерыла икәнен белделәр. Китапханәче Хаҗиева А.М. китапларны ничек дөрес сайларга һәм аларның нинди принцип буенча кирәкле басманы һәркем үзе таба алырлык итеп урнаштырылуы турында сөйләде. Сайланган китапны укучының формулярына язылганнан соң гына алырга мөмкин, ә укылганнан соң аны вакытында һәм сакланган килеш кайтарырга кирәк.