Центральная детская библиотека

"Табигатьне бергәләп саклыйк"

"Табигатьне бергәләп саклыйк" исемле күргәзмә-викторина кече яшьтәге кунаклар өчен экология дөньясына кызыклы сәяхәт булды.
Балалар зур теләк белән табигать серләренә чумдылар: китаплар укыдылар, андагы төрле җан ияләре белән таныштылар һәм тирә-юньне саклауның мөһимлеген аңладылар. Төрле төстәге энциклопедияләр һәм әдәби әсәрләр аларга күп яңа, гаҗәеп мәгълүматлар ачты.
Викторина балаларга үз белемнәрен сынап кына калмыйча, ә аны гамәлдә кулланырга да яхшы мөмкинлек бирде. Алар бергәләп табигатьтә үз -үзеңне дөрес тотынуның гади, ләкин бик мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр: урманга зыян китермичә ял итү, чүпне үзеңнән соң калдырмауның әһәмияте кебек мәсьәләләргә басым ясалды.