"Китап песие"
Китапханәдә бүген чын мәгънәсендә "Китап песие" бәйрәме узды! Балалар зур теләк белән гипстан сөйкемле песиләр ясадылар, аларны төрле төсләргә буяп, үз хыялларын тормышка ашырдылар. Остаханәдә иҗат һәм дуслык рухы хөкем сөрде: һәр бала үз фикерен әйтте, бер-беренә ярдәм итте.
Әгәр бу юлы өлгермәдегез икән, борчылмагыз! Киләсе остаханәгә язылу инде башланды!