Центральная детская библиотека

"Балалар журналлары дөньясында"

Бүген Г.Тукай паркында "Балалар журналлары дөньясында" дип исемләнгән кызыклы һәм файдалы периодик сәгать узды. Балалар журналларының гаҗәеп һәм бай дөньясына чумып, журналларны җентекләп карадылар һәм үзләре өчен күптөрле кызыклы мәгълүматлар таптылар. Малайлар һәм кызлар журналларда бирелгән төрле уеннар уйнадылар, тестлар үттеләр, яраткан мультфильмнарга багышланган биремнәрне дә уңышлы башкардылар.

Сезне "Апуш" китапханәсенә журналларның яңа саннарын карарга һәм күңелле вакыт уздырырга көтеп калабыз!