Центральная детская библиотека

"Һәр биттә җәйге маҗаралар"

Җәй – ул ял итү, яңа мавыгулар табу һәм дуслар белән бергә күңелле мизгелләр бүлешү өчен менә дигән чор.
Сезнең игътибарга "Һәр биттә җәйге маҗаралар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез.
Һәр китап – ул үзенчәлекле бер дөньяга сәяхәт. Аларны укыганда сез геройлар белән бергә көләчәксез, аларның язмышларына кушылып яшәячәксез. Укыган әсәрләр турында дусларыгыз белән фикер алышу, ягъни "китап сөйләшүләре" үткәрү бик кызыклы булыр. Әсәрдә тасвирланган вакыйгалар сезнең тормышыгыздагы хәлләрне, охшаш мизгелләрне искә төшереп, уйландырыр, бәлки яңа карашлар да бирер.