"Витаминнар - безнең дусларыбыз!"
Түбән Каманың 13нче гимназия-интернатында ял итүче укучылар өчен "Сәламәтлек Аланы"нда бик кызыклы һәм файдалы чара үтте. Анда сәламәт яшәү рәвеше темасы яктыртылды.
" Әфлисун-Витаминка" дип исемләнгән герой балаларга дөрес туклануның әһәмияте турында сөйләде. Ул яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үсеп килүче организм өчен бик кирәкле дуслар булып торуын аңлатты. Укучылар яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар чиштеләр, шулай ук күңелле эстафеталарда актив катнаштылар.
Чара ахырында балалар яңа белемнәр, яхшы кәеф һәм "Витаминнар - безнең дусларыбыз!" дигән яңалыклар белән тулы флаерлар алып таралыштылар. Бу көн алар өчен истәлекле һәм файдалы булып калыр, дип ышанабыз!