Центральная детская библиотека

"Бу көннәрне беркайчан да онытырга ярамый…"

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне, баш өстендә тыныч күк булсын дип, үз җанын фида кылган һәрбер батырны искә алабыз.
36 нчы санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары да бу изге көнне онытмады. Алар "Бу көннәрне беркайчан да онытырга ярамый…" исемле хәтер сәгатендә тыңлап утыручы гына булмады, ә тарихның тирәнлегенә чумып, актив эшчәнлеккә кушылдылар. Укучылар тема буенча кызыклы ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, тынычлыкның кадере турында акыллы мәкальләр җыйдылар.Үз куллары белән тынычлыкның символы булган ак күгәрченнәр ясадылар.🕊
Яшь буын, сугышның халыкка китергән бәла-казаларын онытмаска, ә тыныч көннәрнең кадерен белеп яшәргә тиеш.