«Яраткан калабыз — Түбән Кама»
Түбән Кама – ул кеше язмышлары, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, хезмәт батырлыклары һәм иҗади казанышлар бергә кушылган урын. Бу шәһәр, беренче төзүчеләрнең фидакарьлеге, җитәкчеләрнең зирәклеге, инженерлар, педагоглар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм аның үсешенә күңелен биргән кешеләр аркасында үсә һәм ныгый.
Безнең төбәкнең бай тарихы, күренекле якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итүче еллык китап күргәзмәсе быел да үз ишекләрен ача. Ул шәһәрнең барлыкка килүе һәм аның төп сәнәгать горурлыгының үсеше турында сөйли. Күргәзмә өч төп юнәлештә оештырылган:
1. "Түбән Кама: беренче адымнардан бүгенге көнгә кадәр"
Бу бүлектә шәһәрнең һәм аның төп сәнәгать предприятиесенең төзелеше һәм үсеше турындагы кызыклы китаплар һәм фотоальбомнар тупланган. Сез монда 1960 нчы елларда төзелеш башлануының документль хроникаларын, «Түбәнкаманефтехим»ның үсеш этаплары һәм аның төбәк икътисадындагы роле турындагы басмаларны, шулай ук шәһәр төзелеше, яңа микрорайоннар, мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәни объектларның барлыкка килүе турындагы китапларны таба аласыз.
2. "Түбән Каманы данлаган исемнәр"
Бу бүлек шәһәрнең күренекле кешеләренә, аның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган. Монда Түбән Каманың Мактаулы гражданнары турындагы басмалар тәкъдим ителә.
3. "Туган якның моңлы сүзләре"
Күргәзмәнең йомгаклау өлеше җирле шагыйрьләр һәм язучыларның иҗаты белән таныштыра. Түбән Камада туган яки яшәүче авторларның шигырь һәм проза җыентыклары, туган якның матурлыгын һәм шәһәребезнең хезмәт батырларын мактап язылган әсәрләр урын алган.