"Тукай дөньясы"
Китапханәдә "Пушкин картасы" программасы кысаларында "Тукай дөньясы" дип исемләнгән брэйн – ринг уены узды. Бу чарада катнашучылар Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына тирәнтен чумып, үзләренең белемнәрен генә сынап калмады, ә Тукай мирасы турында күбрәк мәгълүмат алып, ул яшәгән чорның рухын тоя алды.
"Пушкин картасы" программасы яшьләргә яңа белем алу мөмкинлекләрен ача. Мондый очрашулар тарих һәм әдәбиятның ничек кызыклы һәм заманча булырга мөмкин икәнлеген күрсәтә.
Мәдәният һәм әдәбият белән кызыксынулары өчен, барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!