Центральная детская библиотека

"Светофор маҗаралары"

Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү элеккечә үк мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кала. Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру буенча даими эш алып барырга кирәк.
 15нче балалар бакчасы нәниләре белән мультгерой Коржик очрашты һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бөтенләй белмәве ачыкланды. Ул балалар белән бергә барлык кагыйдәләрне искә төшерде. Спорт чаралары барышында балалар төрле эстафеталарда катнаштылар: "Автобус", "Светофор", "Атлар" һ.б., транспорт төрләре турында табышмакларга җавап бирделәр, әкияти викторинада катнаштылар.