Центральная детская библиотека

"Онытылмас әкият геройлары"

6 июнь көнне бөтен ил Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу көнгә багышланган "Онытылмас әкият геройлары" исемле китап күргәзмә-викторинасы оештырылды. Күргәзмәдә А. С. Пушкинның иң яраткан әсәрләре тәкъдим ителде: «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Мулла һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият», «Үлгән патшабикә һәм җиде батыр турында әкият», «Патша Салтан турында әкият».

Бер атна дәвамында безнең укучылар әсәрләрдән өзекләрне зур теләк белән укыдылар, викторинаның кызыклы сорауларына җавап бирделәр, китапларны күргәзмәдән өйләренә алып киттеләр.