Центральная детская библиотека

"Принцессаны кайтарыгыз! "

Бүген «КитапЛаб» та чын могҗиза булды — малайлар һәм кызлар мавыктыргыч маҗаралар дөньясына чумдылар!

 

Барысы да шомлы хәбәрдән башланды: гүзәл принцессаны мәкерле пиратлар урлаган! Ярдәмгә батыр принц һәм шат күңелле клоунесса Ириска ашыгалар. Ләкин безнең яшь геройларыбыз ярдәменнән башка алар булдыра алмады! Балалар шатланып эшкә тотындылар һәм бер-бер артлы кызыклы сынауларны уздылар!

 

һәм менә, барлык сынаулардан соң, балалар принцессаны азат иттеләр! Рәхмәт йөзеннән принцесса балаларны җәйге фоторамкаларны бизәү буенча иҗади мастер-класска чакырды.