"Игелеклелек чәркәсе"
Бүген китапханәдә үзенчәлекле атмосфера — җылы бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү хөкем сөрде. Китапханә хезмәткәрләре СТОС рәисе Галина Алексеевна Зюмова белән берлектә Түбән Кама шәһәренең 38 нче лицееның 4 «а» сыйныфы укучылары белән берләшеп, махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга мөмкин кадәр ярдәм күрсәттеләр.
Балалар, чәй пакетларына хуш исле үлән чәе тутырып, зур энтузиазм белән эшкә керештеләр. Аларның хезмәте — Ватаныбыз сагында торучыларга ярдәм итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертү ул.