"Гаҗәеп тылсымчы"
15 май көнне Американың бөек балалар әкиятчесе Лаймен Фрэнк Баумның тууына 170 ел тулды. Ул – балалар әдәбиятының чын классигы, Оз иленең серле дөньясын тудыручы. Аның китаплары балаларны яхшылыкка, дуслыкка өйрәтә, буыннан буынга укучыларны илһамландыра. Беренче басмадан соң йөз елдан артык вакыт узса да, һаман да актуаль булып кала.
6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен аның тылсымлы китапларыннан күргәзмә оештырылды. Анда укучылар легендар әкиятләр дөньясына чумып, могҗизаларны тоя алдылар.